Шәһри Казан

Дәүләт Думасының дүрт депутаты хәрби операциягә җибәрү үтенече белән гариза тапшырган

Дәүләт Думасының дүрт депутаты Россия Кораллы көчләре составында хәрби махсус операция зонасына җибәрү үтенече белән гариза биргән. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

„Дәүләт Думасының «Единая Россия» партиясеннән беренче дүрт депутат Россия Кораллы көчләре составында махсус хәрби операция зонасына хезмәт итү өчен җибәрүләрен сорап гариза язды.  Алар Россия Оборона министрлыгы тарафыннан кабул ителде һәм каралачак", — дигән Турчак. 

Реклама

Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, Оборона комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Саблин, гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов, Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Хакас төбәк бүлеге секретаре Сергей Сокол махсус хәрби операция зонасына китү теләге белдергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: