Шәһри Казан

Дүртенче каттан егылган бала өенә үзе кергән һәм...

Мәскәү янындагы Хотьково каласында 10 яшьлек малай дүртенче каттан егылып төшкән.

Шуннан соң малай мөстәкыйль рәвештә өенә кергән һәм бу вакыйга хакында әнисенә сөйләгән, дип яза "Известия".

Бала һава суларга теләп, тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тәрәзәне ачкан. Әмма үзе дә сизмәстән, егылып төшкән. 
Бала хастаханәдә озатылган. Аның бик күп сөякләре сынуы һәм баш мие селкенүе мәгълүм. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: