Шәһри Казан

Дәрвишләр бистәсенә юлсыз булмый

Кичә Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 84 мәктәптә Казан шәһәре генпланын әзерләүчеләрнең халык белән белән очрашуыузды. Анда катнашучылар киләчәктә шәһәрдәге юллар, урамдагы транспорт агымын җайга салу турында фикер алыштылар.

Шәһәрдә, бигрәк тә Дәрвишләр бистәсендә юллар төзелешенең әһәмиятле чылбыр булуын билгеләп үттеләр. Барыбызның да ул юллардан үткәне бар. Арча, Биектауга кайту-килү юлында күп вакыт бөкеләр хасил булуын да күрәбез. Шуңа да Дәрвишләр бистәсендә юлларны тулысынча өйрәнергә кирәклеге ачык. Проект авторлары бистәдә яшәүчеләргә берничә төр вариантта юллар төзелешен тәкъдим итте. Иң мөһиме – Дәрвишләр һәм Нагорный бистәләрен кисеп узучы төп Тынычлык урамындагы машина агымын киметү максаты күздә тотыла.
Юл проектын эшләүчеләр беренче вариантны Липатова урамы буйлап уздырмакчы. Икенче проект Дәрвишләр бистәсендәге Тополевая урамы  буенча узачак. Өченче вариантта юл Нагорный бистәсе кырыеннан уза. Юлның  киңлеге санитар нормаларны исәпкә алып 15 метр тәшкил итә. Юл үзе  ике полосалы, 7 метр ярым киңлектә булачак.

“Юл челтәрен үстермәсәк, Казан бөке эчендә калачак. Липатова урамыннан юл үтсә,  бөтен юллар бушаячак, – дип белдерә очрашуның модераторы булган Казан шәһәренең муниципаль берәмлекләр башлыгы киңәшчесе Владимир Фомин.– Бигрәк тә үзәк  белән Дәрвишләр бистәсен тоташтыручы Тынычлык урамын бушатмасак, алга таба бөтен шәһәрдәмашиналар үзәк урамнарда ук туктап калырга мөмкин”.

Реклама

Халык белән очрашуда Совет районының администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Казан шәһәренең муниципаль берәмлекләр  башлыгы  киңәшчесе Владимир Фомин, «Мәскәү генплан институты» белгечләре Александр Котенков һәм Федор Костылев катнашты. Сөйләшүдә ике якның да фикере тыңланды.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә юл төзелешләренә бәйле генплан алдагы 15  елны күздә тотып төзелә. Аны быел кабул итәчәкләр. Юллар төзелеше буенча 2007 елда кабул ителгән генплан да булган, белгечләр аның 12 ел буе ачык торуын, моңарчы беркемнең дәгъва белдермәүвен әйтте. Алдагы очрашуларда тәкъдим ителгән вариантлар белән килешмәүчеләр дә булган. Кичә аралашуда һәркем үз фикерен әйтә алды. Владимир Фомин исә  Казан шәһәренең генпланына кертеләчәк юлны халык үзе сайлап алачак, дип белдерде.

Рәсимә Галиева

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: