Шәһри Казан

Дума депутаты: "Карантин вакытында халыкны коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә"

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия халкын карантин вакытында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим иткән

Реклама

Әлеге тәкъдимне ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка юллаган.

"Хезмәткәрләрнең керемнәре кимү өстенә, өйдә озак вакыт торганлыктан, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күбәю сәбәпле, чыгымнары арта. Күп кенә россиялеләрнең финанс хәле ярыйсы ук зыян күрәчәк. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итеп, катлаулы икътисади хәл вакытында без ил халкына азмы - күпме ярдәм итә алачакбыз", - ди депутат.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне Владимир Власов коронавирус таралуга каршы режим тәмамланганчыга кадәр кичектерергә кирәк, дигән фикердә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 март 2020 - 13:01
    Без имени
    Бик эйбэт булыр иде