Шәһри Казан

Дус кызын коткарам дип...

Түбән Камада суга баткан ирнең үле гәүдәсе табылган

Бүген иртәнге сәгать сигездә Түбән Камадагы причалда  суга батып үлгән 32 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Дустын коткарырга төшкән җиреннән ул югалган була, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярдан 5 метр тирәнлектә водолазлар ирнең үле гәүдәсен табып алганнар. Аны полицейскийларга тапшырганнар.

Реклама

Эзләүләр су төбендә урнашкан бетон плитәләр һәм металл арматуралар аркасында катлауланган, дип ачыклык керттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ачыкланганча, кичә дүрт кешелек компания монда су коенырга килгән. Әлеге ял итү урыны коену өчен җиһазландырылмаган була. Кызларның берсе ниндидер мизгелдә чокырга эләгеп, абынып китә һәм бата башлаган. Ике ир-ат аңа ярдәм итү өчен  суга сикергән, тик берсе генә кире йөзеп чыккан, кызны коткара алганнар.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: