Шәһри Казан

Дуслык бетте, мәхәббәт сүнде: Амур Тимурга ташланган (ВИДЕО)

Приморскиның сафари паркында Тимур белән Амурның соңгы вакытларда төшерелгән видеосы социаль челтәрләрне хәйран "кайнатып" алды.

Видеода Амурның Тимурны "акылга утыртуы" анык күренә. Ә кәҗә исә, "үпкәләп", аксый-йөгерә китеп бара.

Реклама



Белгечләр фикеренчә, конфликт сәбәбе - Тимурның тәртибендә. Чөнки соңгы вакытта ул ерткычны еш кына сөзгәли башлаган. Мөгаен, бу юлы Амурның сабыры беткәндер. Хәзер кәҗә ветеринария вольерында, аны кире дусты янына кайтару-кайтармаулары билгеле түгел, дип хәбәр итә 1tv.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: