Шәһри Казан

Эчкән өчен 330 сәгатьлек мәҗбүри эш

Исерек килеш руль артына утырган өчен 1 июльдән яңа закон кертелгән иде. Аның нигезендә Татарстанда беренче кешегә катгый җәза бирделәр.

Кайбыч районының бер авылында яшәүче 32 яшьлек ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре ике тапкыр руль артында исерек килеш тоткарлаган. Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Хәзер суд аны 330 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Ир-атны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: