Шәһри Казан

Егет сөйгән кызы ташлаганнан соң берничә минут үтүгә баеган!

Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче егет йөргән кызы белән аерылышып берничә минут үтүгә баеган! Ул 800 мең Австралия доллары откан, дип яза Daily Mail.

Кенни исемле егет ат ярышларына ставка куеп, аны күзәткән вакытта аңа йөргән кызы аерылышырга теләве турында әйткән. Егет мөнәсәбәтләр ачыклау белән шулкадәр мавыгып киткән, хәтта ул акча куйган юртакның җиңгәенен дә абайламый калган. Кыз казинодан чыгуга юнәлгәч, егет аккаунтын караган һәм үзенең җиңүен аңлаган. Кыз отыш турында белеп алганнан соң, тоткарланырга булган. Кич узганчы аны егет сыйлаган, әмма алар шул кичтә барыбер аерылышканнар.

Реклама

Ә егет отыш акчасына торак алырга планлаштыра ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: