Шәһри Казан

Экология проблемаларына битараф түгелләр

Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы.

Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Әлеге уңайдан Татарстанда шактый чаралар күрелә. Яшь экологларны тәрбияләү буенча республика лидер төбәкләрнең берсе булып тора.
Узган елны Татарстанда Экологик белем бирү үзәкләре эшли башлады. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре ай саен экологик дәресләр уздыра. Дәресләрдә чүпне аерып җыю мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.  

– Экология проблемаларына балалар бакчасына йөрүче сабыйларны, мәктәп укучыларын, студентларны һәм эшче яшьләрне җәлеп итәбез. Уздырылган чаралар ярдәмендә экологик хәрәкәтнең активлашуын күрәбез. Шул ук вакытта башка төбәкләр һәм илләрнең тәҗрибәсен дә өйрәнәбез, – дип сөйләде Татарстан Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин Экологик белемнәр көне кысаларында узган матбугат очрашуында.

Татарстанның атказанган экологы, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов фикеренчә, соңгы вакытта халыкның экологиягә битараф булмавы сизелә.

Реклама

– Казан чистарту корылмалары, чүп яндыру заводы төзелешенә кагылышлы фикер алышуларда актив катнашалар, һаваның сыйфаты өчен борчылалар. Укучы балалар да Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүләр яулап сөендерә. Призлы урыннарны алар ел саен алып тора. Олимпиадада җиңүчеләр илнең теләсә кайсы уку йортына конкурссыз укырга керү хокукына ия. Безнең республикадан да экология буенча олимпиадаларда җиңү яулаган егет-кызлар Мәскәү, Петербург уку йортларында белем алалар.  Шунысы шатландыра: киләчәк һөнәрләрен дә шушы өлкә белән бәйләүчеләр шактый, – ди ул.  

"Будет чисто" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова март аенда "Будет чисто" экологик хәрәкәтенең республикада экологик белемнәр айлыгы уздыруын хәбәр итеп, аның кысаларында барысы 118 дәрес оештырылуын әйтте.

– Айлыкка нәтиҗә ясап, "Юный натуралист" дигән фестиваль үткәрдек. Анда Татарстанның 23 районыннан 170 яшь тикшеренүче килде. Яшь натуралистлар хәрәкәтен торгызу эше республика буенча алып барыла. Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга һәм Бөгелмәдә профильле экология-биология үзәкләре яки балалар иҗат йортлары каршында экология бүлекләреҗ ачылды, – дип сөйләде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: