Шәһри Казан

Экология турында кайгырталар: Идел төбеннән баткан 21 судно күтәреләчәк, нефтьүткәргеч торбалар сүтеп алыначак, 5 чүп өеменнән котылачаклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстанда “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары булды.

Анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыыру буенча эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалҗ берәмлекләр җитәкчеләре, җәмәгатҗ оешмалары вәкилләре катнашты.


Республиканың икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйткәнчә, Татарстан 40 федераль программада катнаша. Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, “Экология” милли проектының җаваплы кураторы Ринат Гайзатуллин таныштырганча, “Экология” проекты халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү, Идел елгасын саклау һәм чистарту, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү мәсьәләләрен чишүгә юнәлтелгән.

- Татарстанда 5 чүп өемен томалау планлаштырыла. Лаеш районында ике сулык чистартылачак. Чаллы шәһәре территориясендәге Мәләкәс елгасын тернәкләндерү күздә тотыла. Түбән Кама шәһәрендәге кулланыштан чыккан нефтьүткәргеч торбалар сүтеп алыначак. Казанда канализация суларыннан калган ләм кыры чистартыла. Идел төбеннән баткан 21 судно күтәреләчәк, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

Республика халкын сыйфатлы су белән тәэмин итүне 97,9 процентка җиткерү максат итеп куелган.

Реклама

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләгәнчә, республикада чүпләрне төрләренә аеру өчен 6 станция, 5 экотехнопарк, чүпләрне төяп озату өчен 39 станция һәм 1 тимер юл терминалы төзеләчәк. Каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү өчен 1 завод төзү уйланыла.

- ”Экология” милли проектында катнашу Идел белән Чулман елгалары буйларына су сакланышын тәэмин итү максатында урман утырту, шулай ук корган агачларны кисеп, алар урынында яңа урман барлыкка китерү мөмкинлеге бирә,-диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Быел республикада урман утырту эшләре өчен 86,8 миллион сум билгеләнде.

Сөйләшүгә йомгак ясап, Татьяна Ларионова муниципаль берәмлекләрне “Экология” проектын гамәлгә ашыруда активлык күрсәтергә чакырды. “Бу проект халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртуга юнәлтелгән”,-диде Татьяна Ларионова.

Автор фотолары

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: