Шәһри Казан

Эксперт Игорь Юргенс: “Жириновский сәяси заказ үти”

Югары икътисад мәктәбе профессоры, Заманча үсеш институты идарә рәисе Игорь Юргенс ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Татарстанга карата әйтелгән сүзләрен сәяси заказны үтәү дип атады.

- Ул беркемгә кирәмәгән сәяси заказларны үти, дип уйлыйм. Татарстанның аналитик журналистларына уйлап бетерергә киңәш итәм: бүгенге кебек бик үк гади булмаган вакытта нинди заказлар булырга мөмкин? - диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан экспертлар арасында матур көнчелек хисләре уята.

- Бу хис федераль үзәкнең Казанга нинди ярдәм күрсәтүе белән бәйле түгел, ә ничек итеп башта Шәймиевнең, аннан Миңнехановның шунда яшәүче татар һәм урыс халкы белән берлектә үз тормышларын дөрес итеп коруны оештыруы белән бәйле, - диде эксперт. - Әгәр Жириновский күрше регионнар "үлеп бара" дип уйлый икән, ул анда йә булмаган, йә тегендә һәм монда алкоголизм дәрәҗәсенә, халык белән эшләү дәрәҗәсенә игътибар итсен.

Казанның Универсиадага, башка зур чараларга әзерлеге әзерлеге һәм башка төбәкләрдә дә эшләргә мөмкин буган әйберләр - диспиплина, тәртип, алкоголизмнан килгән начар күренешләр булмавын да бәяләде Игорь Юргенс. Аның фикеренчә, бу - төбәк һәм акыллы җитәкчелек эше нәтиҗәсе.

- Шәймиев белән ишетеп кенә таныш булмаган кеше буларак, мин Татарстанда үзенең Сингапур моделе булдырылган дип әйтә алам һәм моңа бик шатмын, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: