Шәһри Казан

"Экстремистлар яшьләрне ки­лә­чәкләреннән мәхрүм итә, аларда алдагы көннәренә өмет-ышанычларын бетерү өстендә эшли"

Казан илкүләм тикшеренү технология университетында терроризм һәм экстремизмга каршы тору темасына «Тынычлык территориясе» дигән кейс-чемпионат узды. Студентлар арасында мондый юнәлештәге түгәрәк өстәлләрне «Татарстан иҗади яшьләр академиясе» берләшмәсе Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра. - Узган елны без әлеге чараны башка форматта уздырдык - экспертлар чакырдык. алар студентларга лекцияләр...

Реклама

Казан илкүләм тикшеренү технология университетында терроризм һәм экстремизмга каршы тору темасына «Тынычлык территориясе» дигән кейс-чемпионат узды. Студентлар арасында мондый юнәлештәге түгәрәк өстәлләрне «Татарстан иҗади яшьләр академиясе» берләшмәсе Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра.

- Узган елны без әлеге чараны башка форматта уздырдык - экспертлар чакырдык. алар студентларга лекцияләр укыды. Быел исә студентларның үзләрен тыңларга булдык. Аларны биш төркемгә бүлеп, һәркайсына фикер алышу өчен берәр тема бирдек, - дип сөйләде безгә Терроризм һәм экстремизм буенча республика яшьләр программасы җитәкчесе Сабина Вафина.

Яшьләр «Интернет челтәрендә терроризм», «Халык арасында ыгы-зыгыны бетерү», «Террористларны вербовкалау», «Наркотрафикка каршы тору», «Террор характерындагы ялган хәбәрләр» темасына фикер алышты, терроризм һәм экстремизм идеяләре таралуга каршы көрәш ысуллары турында сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәлгә эксперт буларак Татарстанда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев тә чакырылган иде. Ул билгеләп үткәнчә, экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш максатыннан, яшьләр арасында бу афәтләрне кисәтү эшчәнлеген даими алып бару сорала.
- Экстремистлар яшьләрне ки­лә­чәкләреннән мәхрүм итә, аларда алдагы көннәренә өмет-ышанычларын бетерү өстендә эшли. Яшьләрне экстремистик оешмаларга җәлеп итү алар өчен ансатрак. Димәк, яшь буын үзен алардан сакларга тиеш. Террорчылык ул - кешелекне юкка чыгаручы афәт, - диде ул.

Шулай ук эксперт буларак чакырылган Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге хезмәткәре Валерий Горшунов фикеренчә, яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуда интернет челтәренең тискәре йогынтысы зур.

- Укымаган, эшсез йөргән, кесә­сендә акчасы булмаган, башка социаль проблемаларын хәл итә алмаган, җәмгыятьнең үзенә карата тискәре карашын сизгән яшьләр көннәрен интернетта уздыра. Төрле радикаль оешма әгъзалары андыйларны социаль челтәрләрдән эзләп кенә утыра. Башкаларга үзен кирәкмәгән дип санаучылар анда үзләренә «иптәш» тә таба. Шуннан радикаль оешмаларга да кереп китә, - ди ул.

Валерий Горшунов соңгы вакытта балалар арасында киң таралган, аларны үз-үзләренә кул салуга этәргән «Зәңгәр кит» интернет-уенын да искә алды.
- Мондый уеннарга каршы тору өчен дәүләт югарылыгында ниндидер бер позитив кызыклы уен уйлап чыгарырга кирәк, - ди ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    88
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1286
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    246
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    113
    0
    0