Шәһри Казан

Элекке мәгариф министры Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясен җитәклиячәк

Россиянең спорт министры Олег Матыцин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгын академия ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү турында указга кул куйган.

Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

Реклама

«Россиянең спорт министры Олег Матыцин бүген Идел буе академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды», - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәфис Борһановны, башка эшкә күчү сәбәпле, республиканың вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры вазыйфасыннан азат итү турында указга кул куйган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: