Шәһри Казан

Элеккеге морг бинасында хәләл пилмән ясау цехы ачканнар

Стәрлетамактагы бердәнбер морг бинасы озак еллар хезмәт иткән, тик вакыт узу белән ул яраксыз хәлгә килгән.

Шунлыктан, Нагуманов урамындагы моргны ябып, күптән түгел тантаналы рәвештә, депутатлар катнашында Комаров урамында яңа морг ачылган. Хакимияттәгеләр әйтүенчә, яңа моргта соңгы юлга озату һәм судмедэкспертиза үтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Тик иске бина янындагы бер язу аның яныннан үтеп йөрүчеләрне шаккатырган бит! Анда беркетелгән язуга караганда, морг бинасында хәләл пилмәннәр әзерли башлаганнар икән бит!

Реклама

Стәрлетамак администрациясендәгеләр моңа ачыклык керткән, әлеге хәбәрне фейк дип белдергәннәр алар. Шәһәрдә яшәүчеләр ашыгып нәтиҗә ясаган, дип хәбәр итә bash.news. Биредә чыннан да пилмән цехы бар, ләкин морг бинасында түгел, ә күрше бинада икән. Күрәсең әлеге белдерүне күрүчеләр моны абайлап бетермәгән булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: