Шәһри Казан

Елга буйлары ял итәрлек булсын

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Идел һәм Кама табигый саклау зоналарын тәртипкә салу буенча программа эшләү бурычы йөкләде.

Реклама

2015 ел - Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ә 2016 елны Идел һәм Кама сусаклау зоналары елы итеп игълан итәргә кирәк. Моның өчен эшче төркем оештырылырга тиеш, дигән фикер җиткерде Татарстан лидеры. Аның әйтүенчә, төп бурыч - яр буйларын максатчан булмаган рәвештә файдалану һәм канунсыз төзелешләргә юл куймау. Халыкка оешкан төстә ял итү өчен уңайлыклар тудырырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: