Шәһри Казан

Эшче яшьләр Казанга килде

11-12 июнь көннәрендә Казанның Универсиада авылында «Сүз белән түгел, эш белән» дигән IV эшче яшьләр форумы уза.

Биредә эшләүче яшьләр, мәктәп укучылары, сәнәгатьнең төрле өлкәсе вәкилләре, урта һәм югары белем алучы студентлар катнашачак.

Реклама

Яшьләр өчен форум лидерлык сыйфатларын тәрбияләү, һөнәрләрен шомарту өчен кирәк. Моның өчен аларга белгечләр төрле осталык дәресләре оештырачак. Ә 12 июнь көнне Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында алар катнашында Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядының өченче эш семестрын башлап җибәрәләр. Җирле студентлар отрядына целина-2019га юллама тапшырачаклар. Бу көннәрдә студентлар Россиянең төрле төбәкләре буйлап эшкә кузгалачак. Җәй дәвамында алар төзелеш, юл салу, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәт итәчәк.

фото - worldskills2019.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: