Шәһри Казан

Эстрада артистлары Тимур Фазлыевка ярдәм итәргә чакыра

Татар эстрадасы артистлары хәйрия концертына чакыра.

Әлеге чара тумыштан сукыр һәм церебраль параличлы булган 13 яшьлек Тимур Фазлыев өчен инвалид креслосына акча җыю максатыннан оештырыла. Креслоның бәясе – 450 мең сум.

“Оештыручылар хәйрия концертына артистлар туплауда ярдәм итүемне үтенде. Бу балага бик тә ярдәм итәргә теләдем. Концертның программасы белән дә үзем шөгыльләнәм”, - диде Татарстанның халык артисты Илсаф. 

Хәйрия концертында ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Рифат Зарипов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Марсель Вәгыйзов, Илшат Вәлиев, Ильяс Халиков, Айсылу Габдинова һәм башка артистлар катнашыр дип көтелә. Тамашаны Фәнил Вакказов алып барачак.

Билет бәясе – 1000 сум. 

Концерт 9 декабрьдә 17:00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә (Петербург урамы, 57нче йорт) узачак. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: