Шәһри Казан

«Этнографик диктант» биремнәрен онлайн режимда да эшләргә мөмкин

3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россиянең 85 төбәгендә һәм шулай ук Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Абхазия һәм Көньяк Осетия илләрендә "Этнографик диктант” узачак.

– Узган елны әлеге акция беренче тапкыр узган иде һәм нәтиҗәләр буенча Татарстан анда беренче урынны алды.  Республикада милли сәясәткә игътибар зур булуның да нәтиҗәсе бу. Быел да сынатмаска тырышачакбыз, – диде Татарстанның мәдәният министры урынбасары, “Зур этнография диктанты” илкүләм акциясенең төбәк координаторы Гүзәл Шәрипова журналистлар белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, быел диктантны ил буенча 1500 мәйданчыкта язачаклар. Ә Татарстанда 20 мәйданчык эшләячәк. Аларның икесе Казанда (Казан федераль университетында һәм халыклар дуслыгы йортында), калганнары Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Кукмара, Чирмешән, Балтач, Чүпрәле, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск һәм Чаллыда эшләр дип көтелә.

– Диктантны теләгән һәр кеше яза ала. Акция турындагы мәгълүматны miretno.ru һәм fadn.gov.ru сайтларыннан алырга була. Шулай ук социаль челтәрләрдә “Большой этнографический диктант” дигән төркемнәр дә булдырылган. Акциягә нәтиҗәләр 12 декабрьдә – Россия Конституциясе көнендә ясалачак. Биремнәрне онлайн режимда үтәргә теләүчеләргә өч көн бирелә, алар диктантны 3-5 ноябрь көннәрендә дә яза ала, – дип сөйләде акциянең төбәк координаторы Гүзәл Шәрипова.

Реклама

Диктант язу өчен 45 минут биреләчәк. Анда утыз соару булачак. Аларның егермесе гомумроссиягә караган сораулар, калган унысы – төбәкләргә мөнәсәбәтле итеп төзелгән. Аларны һәр төбәк үзе төзи. Татарстанда биремнәрне Казан федераль университеты белгечләре төзегән, алар нәтиҗәләр ясауда да катнашачак.

Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова әйтүенчә, диктант язарга теләүчеләрне акция үтәсе мәйданчыкларда иртәнге сәгать тугызда ук көтәләр.

– Диктантны сәгать төгәл унда яза башлаячакбыз. Әмма без иртәрәк килергә чакырабыз. Биремнәрне үтәргә теләүчеләр күп булып, урыннар да калмаска мөмкин. Диктантка кадәр милләтләр дуслыгы турында документаль фильм күрсәтеләчәк, белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак. Кыска гына лекция дә укылыр дип көтелә. Акциядә катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителми. Документлар да сорамаячакбыз. Бланкта номер гына күрсәтелә. Анда исем-фамилияләр язылмый, – диде ул журналистларга.

Сүз уңаеннан: үткән елны “Этнографик диктант” акциясендә 90 мең кеше катнашкан. Аларның 50 меңнән артыгы диктантны онлайн режимда язган. Белемнәрен тикшерергә килүчеләрнең иң кечкенәсе – Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз булса,  иң өлкәне – Мордва Республикасыннан, аңа 80 яшь булган. Ил буенча диктант өчен уртача 54 балл куелган. Татарстанда мөмкин булган 100 баллдан уртача 81,3 балл алганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: