Шәһри Казан

Европадан кайткан Казан блогершасы карантинда утырмыйча, косметика алыр өчен сәүдә үзәгенә барган

Бу хакта«Реальное время» басмасы яза.

 Күптән түгел Будапешттан кайткан Казан бьюти-блогершасы Лилия Абдулаева карантин режимын бозып, косметикага реклама төшерү өчен сәүдә үзәгенә киткән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

Реклама

"Карантин бозылды, гафу итегез, идеаль кешеләр. Мине эш чакырды, кичектереп торырга ярамый иде ", - дип, кыз үз автомобилендә утырган килеш сториз яздырган.

Кичектергесез эшләр - сәүдә үзәгендә сатылучы косметикага реклама төшерү булып чыккан. Соңрак, кыз рекламалаучы язмаларын бастырып та чыгарган. Кибеттә ул тестерларга да кагылган икән.

Социаль челтәрдән кулланучылар моны күргәч, аңа төрле тәнкыйть сүзләре язалар. Моңа каршы җавап итеп, бу бьюти - блогер  тәнкыйтьчеләргә «үз фикерләрен үзләре белән калдырырга» киңәш итеп яңа сториз яздырган.
 

Фото: социаль челтәрләрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 30 март 2020 - 21:56
    Без имени
    Андыйлар белән сюсюкаться итеп торасы юк! Утыртырга да куярга рәшәткә артына!
  • 30 март 2020 - 19:55
    Без имени
    Мондый жавапсыз кешелэрне ботенлэй Туган иллэренэ кертэсе юк.