Шәһри Казан

Европаның иң биек чыршысы - "Татмедиа" бинасында

“Татмедиа” АҖ бинасы түбәсенә янып торган чыршы куйдылар. Биектәге чыршыны бик ерактан, Казанның берничә районыннан күреп булачак.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге – 18 метр тирәсе, ә бинаның биеклеге - 56 метр. Чыршыны бизәү өчен 390 метр гирлянда кирәк булган.

Реклама

“Әлеге конструкцияне казанлыларның һәм гыйнвар каникулларында киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен куйдык”, - ди Шамил Садыйков.

Европада иң биек Яңа ел конструкциясе Испаниянең Гранада шәһәрендә урнашкан. Аның биеклеге – 55 метр. Россиядә исә иң биек чыршы Красноярскта куела. Ул да 55 метр биеклектә. Ә менә Мәскәүдәге Кремль чыршысының биеклеге 30 метрдан сирәк арта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: