Шәһри Казан

Әфганстандагы ялкын әле сүнмәгән

СССР Кораллы Көчләренең чикләнгән сандагы гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 2019 елның 15 февралендә 30 ел тула.

Ни сәбәпле килеп кушылганбыз соң без “Әфганстан сугышы”на? Әфганстанда 1978 елның 27 апрелендә революция ясала. Апрель революциясе дип аталган инкыйлаб нигезендә хакимияткә Халык-демократия партиясе әйдаманы Нур Мөхәммәт Тараки килә. Әфганстан Демократия Республикасы җитәкчелеге СССР һәм башка социалистик илләр белән якынаю курсы үткәрә. Ләкин, 1979 елда Хафизулла Әмин хөкүмәт рәисе булып алгач, социалистик илләр белән якынаюны туктата, үзенә каршы фикерле хәрбиләрне һәм дәүләт эшлеклеләрен үтертергә керешә. Нур Мөхәммәт Тараки Мәскәүгә килеп ярдәм сорый.

Совет Армиясе частләре Әфганстанга 1979 елның 25 декабрендә 16 сәгать 30 минутта керә башлый. СССР җитәкчеләренең “гаскәр кертү гражданнар бәрелеше кузгатыр”, дип шикләнүе рас килә. НАТО илләре коткысында Әфганстан халкының бер өлеше безнең гаскәрләрне “илбасарлар” сыйфатында күрә һәм һөҗүмнәр оештыра. Чит илләр аналитиклары Совет солдатларының Әфганстан халкына торак йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар төзеп бирүен, бушлай азык-төлек һәм дарулар таратуын һич аңлатып бирә алмаганнар. Совет гаскәрләренең чикләнгән саны Әфганстаннан чыгарылгач, танылган кыр командиры Әхмәт-Шах Масуд чит илләр массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәләрендә: ”Совет солдатлары минем дошманнарым булганлыгына бик үкенәм. Ул сугышта без союзниклар булсын өчен мин бик күпне бирер идем”, - дигән. Әфганстанда хәзер АКШ гаскәрләре “тәртип урнаштыра”, тик ялкынны сүндерә генә алмыйлар, бәлки, теләмиләрдер.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодиннан шушы вакыйгаларга карата уй-фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иттем.

-Совет гаскәрләре Әфганстанда 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр булды. Әлеге вакыт аралыгында Әфганстанда 600 меңнән артык Совет кешесе сугышчан-интернациональ бурычын үтәде, шулардан 15 меңнән артык кеше һәлак булды. Татарстаннан Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә 9358 кеше катнашты, шуларның 296сы һәлак ителде. Якташларыбызның күбесе күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт тарафыннан бүләкләнде. Мәсәлән, якташыбыз Иляс Дауди 23 ел узганнан соң да, күрсәткән шәхси батырлыгы өчен, Россия Президентының 2010 елның 27 декабрендәге указы нигезендә Россия Герое дип танылды. Талиблар тоткынлыгыннан 1996 елда уңышлы качуга ирешкән запастагы подполковник Газинур Хәйруллинга да Россия Президенты указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде. Аны кабул иткәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: ”Без сезнең батырлык белән горурланабыз. Сез кешеләрдәге рухи көчнең геройлыклар эшләргә этәргеч бирә алуын расладыгыз”, - дигән иде. Газинур Хәйруллин хәзер дә самолет экипажы командиры булып эшли, Ил-76 самолетында Россиядә һәм чит илләргә дә оча, - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Реклама

- Хәрби комиссариат әфганчы-интернационалистлар белән элемтәдә торамы?
- Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән элеккеге сугышчыларның республика күләмендәге - 7 һәм шәһәрләр белән районнарда 29 җәмәгать оешмасы эшли, -дип җавап кайтарды республика хәрби комиссары Сергей Погодин. - Ветераннарның җәмәгать оешмалары эшчәнлеген көйләү максатында, 2005 елның апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Координация советы төзелде. Ул Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә, башка хәрби конфликтларда һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашкан ветераннар мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Координацион советның рәисе - Дәүләт Советы депутаты, үзе дә Әфганстан сугышында катнашкан Иван Егоров.

- Бөек Ватан сугышы ветераннары сафлары, кызганычка каршы, елдан-ел сирәгәя, - дип дәвам итте сүзен генерал-майор Сергей Погодин. - Әфганстан һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан элеккеге хәрбиләр яшьләрне ватанпәрварләр рухында тәрбияләп үстерүгә зур хезмәт өлеше кертәләр.   

- СССР Кораллы Көчләренең чикләнгән сандагы гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннән нинди чаралар үткәрелә?
-Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә оештырыла барлык чаралар да, - диде генерал-майор Сергей Погодин. - Шәһәрләрдә һәм районнарда әфганчылар белән очрашулар бара, аларга, шулай ук әфганчыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтелә. Чараларда яшьармиячеләр белән волонтерлар да катнаша. Казанда 15 февральдә Җиңү паркында тантаналы чара була.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: