Шәһри Казан

Фидан Гаффаров реанимациягә эләккән

Әле күптән түгел генә танылган артист һәм җырчы Фидан Гаффаровның юл һәлакәтенә очрап “һәлак” булуы турындагы кайгылы хәбәр ватсаб укучыларын хәсрәткә салган иде.

Шөкер, ул дөрес булып чыкмады. Инде менә яраткан җырчыбыз турында яңа хәбәр ишеттек. Ул Уфаның 22нче хастаханәсендә реанимациядә икән. Кызганыч, хәбәрнең монысы дөрес булып чыккан.

Улы Азамат әйткәнчә, әтисенең бөеренә опера
ция ясап таш алганнар. Операция уңышлы чыккан. Хәзер хәле әйбәт, тиздән чыгачак, ди. Бирсен, Ходай, тизрәк савыксын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: