Шәһри Казан

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә поездларда ярдәм итәләр

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәһәр яны тимер юлында уңайлыклар тудыру өчен "Содружество" пассажир компаниясе ярдәм күрсәтә. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне компания хезмәткәрләре вагонга кадәр илтеп куя. Шулай ук тиешле урынга кадәр озата да бара.

Реклама

Әлеге акция 2014 елда ук башланган.

- Тимер юлларында барлык пассажирларга да уңайлыклар тудыру кысаларында барлыкка килде бу идея. Мөрәҗәгать итүчеләр күп булмаса да, физик яктан мөмкинлеге чикләнгән бер кешегә генә ярдәм итсәң дә, бу зур ярдәм. Былтыр менә инвалид арбасында хәрәкәтләнгән спорт командасын Ижаудан озатып җибәргән идек. Күзе күрмәүчеләр еш ярдәм сорый. Әлеге акция ел дәвамында эшли, - ди компаниянең матбугат үзәге хезмәткәре Евгения Андреева.

Әлеге ярдәм Казань - 1, Восстание - Пассажирская, Әгерҗе, Ижау, Куеда, Чернушка станцияләрендә гамәлгә ашырыла. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр поезд китәргә ун көн алдан cou2013@mail.ru электрон почтасы, яки (843)294-12-00, 89376250433 телефоны аша бу хакта заявка калдыра ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: