Шәһри Казан

Forbes иң кыйммәтле телевидение актрисаларының рейтингын төзегән

Forbes журналы ел саен иң кыйммәтле актрисалар исемлеген барлый. Быел да шундый исемлек төзелгән.

Реклама

Аның буенча беренче урында - Колумбия актрисасы София Вергара, ул алты ел рәттән исемлек башында. Вергара "Американская семейка" ситкомында төп рольне башкара. Соңгы елда актириса актриса 41,5 миллион доллар эшләгән. Икенче урында - "Теория Большого взрыва" телесериалы йолдызы - Кейли Куоко (26 миллион доллар). Өченчедә - "Офис" сериалында уйнаучы Минди Калинг (13 миллион доллар). Исемлектә Эллен Помпео ("Анатомия страсти"), Маришка Харгитей ("Закон и порядок"), Джули Боуэн ("Американская семейка"), Керри Вашингтон ("Скандал"), Приянка Чопра ("Куантико"), Робин Райт ("Карточный домик") та бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: