Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: «20 мең хезмәт хакына кемнең эшлисе килсен?!»

Быелгы ел мәдәни чараларга аеруча бай булды. Мәдәният министр Айрат Сибагатуллин әнә шуларны искә төшерде. Республиканың дүрт мең дәүләт һәм муниципаль мәдәни оешмаларында 20 мең хезмәткәр эшли. Муниципаль мәдәни оешмалар 2015 ел белән чагыштырганда 9, 6 процентка күбрәк акча эшләгән. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу хакта еллык нәтиҗәләргә багышланган колегия...


Минитср Кино елы буларак шул өлкәгә аеруча игътибар бирелүен әйтеп узды.
- Кинематография үсешенә республикада 140 млн 691 мең сум акча тотылды, шуның 58 млн 672 мең сумы - Татарстанның 12 кинозалын җиһазларга исәпләнгән федераль акчалар. Федераль программа буенча төзелгән биш авыл клубына да кино күрсәтү җиһазлары урнаштырылды. Татарстанның киноучреждениеләр белән тәэмин ителеше 94,5 процент. Республикада бөтен районнарда диярлек стационар кино күрсәтү урыннары бар. Быел 11 фильм төшерелеп, шуның тугызы дәүләт ярдәме белән башкарылды. "Семейные хлопоты" фильмы коммерция кинотеатрларында прокатка чыкты. Әмма шушы күрсәткечләргә ия булуга карамастан, без уңай прокат тарихы булган төбәкләр исәбенә керә алмыйбыз, - дип сөйләде Айрат Сибагатуллин.

Министры милли кинематография үсешенең уңай булуын һәм бу эшнең 2017 елда да дәвам итәчәген әйтте. Үзебезнең фильмнарны популярлаштыру юнәлешендә дә шактый эшләнүен билгеләп үтте. Яхшы эшләгән районнарга киноҗиһазлар белән машиналарны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Алар арасында Әтнә, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай һ. б. районнар бар. Министр әйтүенчә, быел музейларга,театрларга йөрүчеләр саны да арткан.

Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рифкат Йосыпов үзенең чыгышында уку йортын тәмамлаган яшьләрнең туган якларына кайтып эшлисе килмәвенә борчылуын белдерде. Аңа каршы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерен җиткерде:
- Авылда хезмәт хакы аз. Шуңа кайтасылары килми. 20 мең хезмәт хакына кемнең эшлисе килсен? - Бу сүзләрдән соң зал гүләп алды, чөнки күпләрнең бу акчаны да күргәне юк. - Аларны туган якларына яисә башка авылларга эшкә кайтару өчен тиешле хезмәт хакы һәм торак кирәк. Муницпаль районнарның хакимиятләре Мәдәният министрлыгы белән берлектә авылга эшкә кайтуны алдан сөйләшеп укытырга, тиеш. Безнең телебез, гореф - гадәтләребез авылларда гына саклана.
Дәүләт Советы рәисе мәдәният өлкәсендә башта район җирлегендә эшләгән, соңыннан министр урынбасары булган мәрхүм Мөҗип Низамиевны күпләргә үрнәк итеп искә алды.

Соңыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Россия Федерациясенең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова исә "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.





Алар арасында Әтнә, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай һ.б. районнар бар. Министр әйтүенчә, быел музейларга,театрларга йөрүчеләр саны да арткан.

Китапханәләр мәдәният учагы булып калырга тиешлеген дә искә төшереп узды министр. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 64 процентка күтәрелүен дә әйтте.

Россия Дәүләт думасының милли эшләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов республикабызда чараларның күп үтүен билгеләп узды. Безнең республика кебек эшләүче юк, - диде ул. Үзләренең милли мәдәни автономияләргә игътибар бирүләрен дә әйтте. Коллегиядә чыгыш ясаган мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рифкат Йосыпов үзенең чыгышында әлеге уку йортын тәмамлаган яшьләрнең туган якларына кайтып эшлисе килмәвенә борчылуын белдерде. Аңа каршы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерләрен җиткерде. "

Реклама



Фото: gossov.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: