Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” Генераль советы Президиумына сайлап – миңа ышаныч күрсәттеләр”

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе партия органындагы ротацияләргә бәяләмә бирде,- дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Мәскәүдә узган XVI съездында Генераль советка сайланды. Төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу уңайдан ул партия органында кадрлар ротациясенә бәяләмә бирде.

"Бердәм Россия"нең Генераль советында җитди ротация булуын да әйтеп китәргә кирәк. 170 әгъзаның 100 е - яңалар.

- Генсовет составына Татарстанның биш вәкиле керде. Партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе буларак, мине Генераль совет президиумына сайлап ышаныч күрсәтелде. Миңа калса, бу безнең барлык дәрәҗәдәге сайлаулардагы уңышлы эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Бу, безнең партия оешмасының үз урынын табуын, куәтләнә баруын раслый", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: