Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: «2018 ел дәвамында татар телен укыту формасын табарга кирәк»

Татар телен укыту методикасын һәм күләмен, рус телле халык белән эшләү формасын 2018 ел дәвамында табарга кирәк. Бу хакта кичә “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең югары советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Беренче сыйныфтан, хәтта балалар бакчасыннан татар теленең рус телле кешеләр өчен аңлаешлы формада укытылуын телибез, дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе.

– Татарстан Президентының Фәннәр академиясенә һәм яңа мәгариф һәм фән министрына татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар, – диде ул.

Татарстан Конституциясендә татар теле, рус теле кебек Татарстанның дәүләт теле дип язылган, дип искәртте Мөхәммәтшин.

– Телләр көндәлектә, аралашуда, белем алганда тигез хокуклы кулланылырга тиеш. Бу өлкәдә безнең тарафтан күп эш башкарылды, әмма хаталарсыз түгел. Дөресен әйткәндә, без татар телен рус телле кешеләргә дә татар теллеләргә кебек, тулы күләмдә укыттык. Татар телле кешегә укыткан кебек тулы күләмдә синтаксис, фонетика һәм грамматика укыту кирәк идеме? – диде ул. – Татарстанда яшәүче кайбер руслар татарча сөйләм телен белү файда китерүен белә. Алар көндәшлеккә сәләтлерәк була бара.

Реклама

Федераль дәүләт мәгариф стандарты Татарстан Конституциясе кабул ителгәч барлыкка килде, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
– Россия Конституциясендә субъектлар үз дәүләт телләрен игълан итәргә хокуклы дип язылуын исәпкә алып, бу мәсьәләләр ахырга кадәр көйләнмәде, – дип аңлатма бирде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер татар теле укытучыларын яңадан укыту һәм яңадан квалификацияләү үткәрелә.

Республика Президенты бер генә татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк дип белдерде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без, һичшиксез, эш формасын табачакбыз, Татарстанда ике дәүләт теле буенча Конституция нормасын чынга ашыруны дәвам итәчәкбез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: