Шәһри Казан

«Габдулла Тукай турында 130 факт» марафонына кушыл

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе «Габдулла Тукай турында 130 факт» дигән марафон үткәрә.

Бөек шагыйрьнең тууына 130 тулуга багышланган чарада теләге булган һәркемкатнаша ала. Моның өчен 15 секундлы видеоролик төшереп, #Тукай130 хэштегы белән социаль челтәргә эләргә кирәк. Төрле милләт кешеләре 130 видеода Тукайның тормышы турында сөйләячәк. Моңа охшаш акция Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан да үткәрелгән иде. Анда катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Аны Татарстан парламенты депутатлары да хуплады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: