Шәһри Казан

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйге башлана

Россия ислам институты Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан конкурс игълан итә. Бәйгедә Татарстан дини уку йортлары шәкертләре катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Реклама

Конкурска эшләр 13 февральдән алып 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурс Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында яшь талантларны барлау һәм аларның иҗади эшчэнлеклэрен үстерү максатында уздырыла.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

1) Татарча иң оста вәгазь укучы. Катнашучы (конкурсант) татар телендә оста итеп вәгазь укырга, вәгазь темасы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш. Вәгазь сөйләү өчен 7-8 минут вакыт бирелә. Вәгазь күчерелгән яисә әзер җыентыклардан алынырга тиеш түгел. Конкурстан соң вәгазьләр РИИ сайтына эленәчәк.

2) Татарча яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр. Әлеге конкурс берничә номинациядә үтә:

1. "Каурый каләм алдым кулыма" номинациясе. Бу юнәлештә үзләре иҗат иткән шигырьне сөйләүчеләр көч сынаша.

2. "Татар телендә сөйлим мин" номинациясе. Әлеге номинациядә татар телен чит тел буларак өйрәнүче студентларның чыгышлары бәяләнә.

3. "Татар теле - туган телем" номинациясендә сәнгатьле итеп яттан шигырь укучы татар студентлары ярыша.

Икенче һәм өченче номинация буенча чыгыш ясаучы студентлар ятган сөйләү өчен үзләре теләгән татар шагыйренең берәр әсәрен сайлап алалар. Шигырьнең күләме ун ике строфадан да ким булырга тиеш түгел.

4. Г.Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу.

5. Г.Тукай шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү. Тәрҗемә өчен шагыйрьнең кимендә ике-өч строфалы ике яки берничә шигыре алына. Шигырьнең тәрҗемәсе ак шигырь формасында да булырга мөмкин. Күрсәтелгән телләрдә профессиональ белгечләр тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр бәйгегә кабул ителми. Тәрҗемәләр махсус программа ярдәмендә плагиатлыкка тикшереләчәк.

Комиссия һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннарны билгели. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин.

Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газовая урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. Тел.: 8(843)277-68-26.

E-mail: http://tatarkonkurs@mail.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    60
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:57
    «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем? «Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.
    115
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:44
    Даниярга аякка басарга ярдәм итегез! 28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.
    131
    0
    1
  • 22 май 2018 - 14:38
    Җанатар паспорты белән Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк.
    63
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:28
    Тел өчен көрәш дәвам итә: фикердәшләр арта Милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу бара. Бу Россия Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышевның милли телләрне укыту балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итүе белән бәйле.
    88
    0
    0
  • 22 май 2018 - 13:55
    Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихта беренче тапкыр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен бу сезонда барган «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) әсәрен яраклаштыруга бер-ике айлап вакыт киткән.
    105
    0
    0
  • 22 май 2018 - 09:26
    Бәлки сездә салкын тию түгел, ә аллергиядер? (КИҢӘШЛӘР) Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кы­чыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.
    144
    0
    0
  • 22 май 2018 - 07:21
    Казан марафоны: әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерде 1974 елда башланган Казан марафоны инде өч ел рәттән яңартылган форматта үткәрелә. Узган ел әлеге марафоннан соң Казан Россиянең йөгерүче башкаласы исемен алды.
    38
    0
    0
  • 21 май 2018 - 16:43
    40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова: «Көлеп караучылар да булды» Тенеки авылында 40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова яши дигәч, аның белән танышырга теләп, өйләрен эзләп киттем. Әллә кайдан күренеп торган матур йортка күз төшүгә үк, тырыш, булдыклы кеше шушы йортта яшәргә тиеш дип, ишекләрен кактым.
    475
    0
    4
  • 21 май 2018 - 16:19
    «МИН» тапшыруында катнашучылар арасында битләрен бары тик сабын белән генә юучылар да бар» Быелның 8 мартында “Яңа Гасыр” телеканалында өр-яңа тапшыру – “Мин” эфирга чыга башлады.
    860
    1
    0
  • 21 май 2018 - 15:38
    Биш яшьлек Мишага ярдәм кирәк! Благотворительный фонд помощи детям World Vita объявил о начале сбора средств для помощи пятилетнему Мише. У ребенка порок сердца в критической стадии и операция требуется безотлагательно, говорится на странице Миши на портале фонда.
    265
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:07
    Əнвәр Нургалиев: «Яман чирне бергәләп җиңеп чыгачакбыз!» Узган атнаны Əнвәр Нургалиев яман чир белән авыручы кызга акча җыябыз, дигән хәбәр таратты. «Айсылу безнең гаилә өчен якын кеше, аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә», - дигән ул.
    3982
    0
    7
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    60
    0
    0
Ночной режим