Шәһри Казан

Бер егет гаҗәеп тизлектә балконнан балконга менеп, 4 яшьлек баланы үлемнән коткарган (ВИДЕО)

26 майда Франция башкаласының төньяк өлешендәге 18нче округында бер йортта өйдә үзе генә калган 4 яшьлек бала балконда эленеп калган.

Әлеге хәлне күргән узып баручы моңа битараф кала алмаган. Балконнан балконга күтәрелеп, тиз генә менеп җитеп, баланы коткарган. У менеп җиткәнче сабыйны күрше балкондагы ир кеше кулыннан тотып торган.

Коткаручы - Малидан Парижга килгән 22 яшьлек Мамуду Гассама. Әлеге батырлыгы өчен Франция Президенты аңа гражданлык биргән һәм күп кенә җирләрдән эш урыннары тәкъдим итүчеләр пәйда булган.


 

 

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: