Шәһри Казан

Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичә була

2017 нче елның 8 нче февралендә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичә үткәрә. Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Татарстан...

2017 нче елның 8 нче февралендә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичә үткәрә.

Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). Хәзерге вакытта Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире булып эшли.

Күп санлы китаплар авторы, прозаик һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичәдә каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнаша.
Керү ирекле. Элемтәләр өчен телефон: (843)292-72-35

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: