Шәһри Казан

Галимнәр черкиләр иң ярата торган кан группасын атаганнар

Себер дәүләт медицина университеты галимнәре черкиләр бик яратып эчә торган кан группасын атаганнар. Алар I төркем канга өстенлек бирә икән.

Галимнәр әйтүенчә, әлеге ачыш инде 1972 елда ук ясалган. Күзәтүләр нәтиҗәсендә беренче кан группалы кешеләргә черкиләр ике тапкыр күбрәк кунганны ачыкланган.  

Реклама

Черкиләр ис, тән температурасы, метаболизм дәрәҗәсенә карап та үз «кешесен» сайлый икән. Көмәнле хатын-кызлар, авырлыгы югары булган кешеләр һәм физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләрдә метаболизм югары була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 август 2019 - 14:10
    Без имени
    Минем 1 группа, иптэшемнен 2нче группа. Ул крымда чакта, алар аны тешли, мина килмилэр😉