Шәһри Казан
16+

Гаҗәп май: бүген 32 градуска кадәр "кыздырачак"!

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда яңгырсыз эссе һава торышы була.

Казанда һава нульдән 29-31 градуска кадәр җылыначак. Тулаем республика буенча тагын да эссе - +32 градуска кадәр. Җил тизлеге – 17 м/с, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Иртәгә, 26 майда, шундый ук һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта ял көннәрендә, алдан фаразланганча, температура фоны әкренләп кимиячәк, яңгыр көтелә, чөнки республика аша атмосфера фронтлары узачак.

Реклама

Эссе һава торышы фонында Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. 29 майга кадәр урманнарның янгын куркынычы югары булачак (4 класс), көнчыгыш районнарда урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы сакланачак (5 класс).

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: