Шәһри Казан

Гашыйклар көнендә Казанда хәйрия чабышы оештырылачак

Әлеге чара авыру балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла һәм теләге булган һәркем әлеге ярышта катнаша ала. Спорт чарасын "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды һәм «I love running» дөрес йөгерү мәктәбе оештыра. Программада хәйрия лотереясы, хореография төркемнәренең чыгышлары, утлы шоу һәм яшь рәссамнарның эшләрен сату буенча аукцион каралган. Команда белән катнашучылар...

Реклама

Әлеге чара авыру балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла һәм теләге булган һәркем әлеге ярышта катнаша ала. Спорт чарасын "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды һәм «I love running» дөрес йөгерү мәктәбе оештыра. Программада хәйрия лотереясы, хореография төркемнәренең чыгышлары, утлы шоу һәм яшь рәссамнарның эшләрен сату буенча аукцион каралган. Команда белән катнашучылар теркәлү өчен 5000 сум, ялгыз катнашучылар 300 сум түләргә тиеш. Әлеге чарада җыелган барлык керем йөрәк авыруыннан интегүче 8 яшьлек инвалид Ярослав Сухаревка операция ясау өчен тотылачак. Узыш 10.00-12.00 вакыт аралыгында "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: