Шәһри Казан

Газинур Гафиатуллин янгын сүндерүче булып эшләгән

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Советлар Союзы герое Газинур Гафиатуллинның һәйкәле яңартыла. Ремонт эшләре инде узган язда ук башланган. Ул вакытта булачак һәйкәлнең фундаменты салынган һәм таш түшәү эшләре алып барылган. Хәзер исә һәйкәл тирәсен матурлыйлар.

Һәйкәлне торгызуда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең өлеше зур. Газинур Гафиатуллин сугышка кадәр авыл җирлегендә янгын сүндерүче булып эшләгән. Яңартылган һәйкәл бөтен янгын сүндерүчеләр исеменнән Җиңүнең 70 еллыгына бүләк булачак.

Реклама

Искә төшерик, Газинур Гафиатуллин, Александр Матросов батырлыгын кабатлап, 1944 елда дошман амбразурасын күкрәге белән каплый. Батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: