Шәһри Казан

Германиядә балаларга Кыш бабай меңләгән төсле йомырка бүләк иткән

Кыш бабай хәзер күчтәнәчләрен капчыгына гына салып алып килми, ә су юлы аша да җибәрә икән. Германиянең Лангеог утравында яшәүчеләргә шулай диңгез аша меңләгән «Киндер-сюрприз» күчтәнәче йөзеп килгән.

Әлеге уенчыклар Бремерхафен шәһәрендә юл тоткан көймәдән төшеп калган дип фаразлана. Төньяк диңгезендә булган көчле давыл әлеге йомыркаларны утрауга китергән дә инде.

Реклама

Социаль челтәрләрдә инде халыкның йомырка җыйганы сурәтләнгән фото һәм видеолар пәйда булды. Уенчыклар яр буенда 500 метрга кадәр суылган. Бу күренешкә иң сөенгән кеше - ул балалар. Алар моны чыннан да Кыш бабай күчтәнәче дип кабул иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: