Шәһри Казан

Германиядә өченче төр җенесле кешеләр рәсмиләштерелә

Германиянең Федераль Конституцион суды рәсми документлардагы “җенес” графасында өченче төр дә булырга тиеш, дип карар чыгарган.

Реклама

Интерсекс-кешеләр дип аталучы әлеге төркемгә керүчеләргә хәзер документлар алу мәшәкать тудырмаячак. Канун чыгаручылар 2018 нче ел азагына хәтле яңа стандартларны эшкәртеп бетерергә тиеш булачак – өченче җенес “интерсекс” яки “башка” дип аталырга мөмкин.
2013 нче елдан бирле Германиядә әлеге графаны буш калдыру мөмкинлеге бар иде. 80 мең немец үзен интерсекс-кеше дип саный. Мондыйлар дөньяда барлыгы 1,7 процент.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: