Шәһри Казан

Гөлшат Котенкованы үтергән җинаятьчене табарга булышкан кеше бер миллион сумнан баш тарткан 

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә.

Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган.

Мондый карар 11 гыйнварда Түбән Кама муниципалитеты һәм район полиция идарәсе тарафыннан уртак киңәшмәдә кабул ителгән булган. Әлеге акчаны Д. Котенев стажер булып эшләгән пластик тәрәзәләр җитештерү компаниясе директорына биргәннәр.

Реклама

Предприятие җитәкчесе акчаны алып, шунда ук Гөлшатның иренә тапшырган. Тол калган ир алты айлык кыз баласын үстерә.
Фирма директоры һәм хезмәткәрләре Д. Котеневның үз-үзен тотышында һәм киемнәрендә шикле эзләр күрәләр. Фирма җитәкчесе бу хакта полициягә хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 9 гыйнварда Гөлшат Котенкованы Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасында үтерделәр. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Элек хөкем ителгән Д.Котенев гаебен таныган һәм хәзер ул тикшерү изоляторында суд карарын көтә. 

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: