Шәһри Казан

Гөмбә ашап агуланалар

Еш яуган яңгырлардан соң гөмбә бигрәк тә тиз үсә башлады. Җиләк сезоны тәмам, халык хәзер гөмбә җыя. Тик монда аеруча уяу булырга кирәк. Еш кына кешеләр агулы гөмбәне аерып бетерми. Быелның июль-август айларында гөмбә ашап 15 агулану очрагы теркәлгән. 17 кеше зыян күргән, табиблар биш яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашарга...

Еш яуган яңгырлардан соң гөмбә бигрәк тә тиз үсә башлады. Җиләк сезоны тәмам, халык хәзер гөмбә җыя. Тик монда аеруча уяу булырга кирәк. Еш кына кешеләр агулы гөмбәне аерып бетерми. Быелның июль-август айларында гөмбә ашап 15 агулану очрагы теркәлгән. 17 кеше зыян күргән, табиблар биш яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашарга киңәш итмәсәләр дә, агуланучыларның 4есе - 2-11 яшьлек балалар. Зыян күрүчеләр арасында гөмбәне очраклы затлардан сатып алган кешеләр дә бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: