Шәһри Казан

Гомереңне саклап калган табиб турында сөйлә

MedGreat.ru федераль порталы медицина хезмәкәрләре көне алдыннан "Гомеремне саклап калган табиб" дип исемләнгән "кайнар элемтә" ачып җибәрә.

8 800 700 84 14 номерына шалтырату бушлай. Әлеге номер буенча күңелегезгә ошаган табибның уңышлары, тәҗрибәсе турында сөйләргә, рәхмәт сүзләрен җиткерергә мөмкин. "Кайнар элемтә" бүген иртәнге сәгать 9дан 18.00 гә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар, сөйләшүләр яздырылып барачак, аннары сайтта урнаштырылыр, ди оештыручылар. Шул рәвешле башка пациентлар өчен бу язмалар ярдәмлек кебек булыр, дәваланганда, иң яхшы табибны сайлаганда шул сайттан укып белеп булачак.

Реклама

MedGreat.ru - россия күләмендәге Интернет-порталның бер юнәлеше - медицина хезмәткәрләре турында халыктан сораштырып кайтавазлар җыю. Шул рәвешле теге яки бу табиб турында ышанычлы, тулы мәгълүмат туплана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: