Шәһри Казан

Горький паркына министр белән зарядка ясарга кил

Иртәгә, 10 сентябрь көнне, "Игелекле эшләр эстафетасы - көзнең яхшылык эшләү атнасы" акциясе кысаларында Горький паркында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы иртәнге зарядка уздыра.

Әлеге чара йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы кысаларында уза. "Трудовые резервы" стадионы каршында узачак күнегүләрдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашыр дип көтелә. Зарядка иртәнге 7:45тә башлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: