Шәһри Казан

Горький паркында фонтаннар эшләми?!

Казанның М.Горький Үзәк мәдәният һәм ял исемендәге паркында фонтаннарны сүндергәннәр.

Парк һәм скверлар дирекциясендә аңлатуларынча, фонтаннар объектларны чистарту аркасында 7 августка кадәр эшләми.

Шәһәрлеләргә һәм кала кунакларына игътибарлы булырга, чистарту эшләре алып барылган мәйданнарга кермәскә киңәш ителә. 

Реклама

Сүз уңаеннан, күптән түгел Казан үзәгендәге фонтанга билгесез затлар шампунь салган. Көчле җил шампунь күбеген Петербург урамы буйлап тараткан.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: