Шәһри Казан

Грамоталылыгыңны арттырыйм дисәң...

17нче сентябрь көнне Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Мәдәният йортында Халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган "Грамоталылыкка өйрәнү - һәрвакыт кирәк шөгыль" дигән тематик уен оештырыла.

Бәйрәм кунаклары сәнгатьле сөйләм һәм дөрес итеп язу дөньясына "сәяхәт" кыла. Катнашучыларга табышмаклар, ребуслар, викториналар, грамоталылыкны тикшерүгә юнәлдерелгән башка кызыклы чаралар тәкъдим ителәчәк. Теләге булган һәр кеше кыска диктант яза, аннан соң бергәләп хаталар тикшереләчәк.

Чара сәгать 16.00 Яңа Дәүләки урамы, 4а адресы буенча үтә. Теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: