Шәһри Казан

Грипп декабрьнең өченче декадасында башланырга мөмкин

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 47 атнада кискен тын юллары авыруының 15774 очрагы теркәлгән.

Реклама

Грипп белән авыручылар әлегә юк. Табиблар грипп декабрьнең өченче декадасында, гыйнвар башларында башланырга мөмкин, дип фаразлый. Өстәвенә бу вакытта яңа ел каникуллары, чыршы бәйрәмнәре узачак. Шуңа да кисәтү чараларын алдан күрергә киңәш итәләр. Грипп вакытында тән температурасы югары күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Кеше йөткерергә, томау төшәргә мөмкин. Грипп өзлегүе белән куркыныч. Аның үпкә ялкынсынуы, менингит һәм башка авыруларга китерүе бар. Авыру таралган вакытта кеше күп урыннарда сирәгрәк булырга, кулны сабын белән ешрак юарга, бүлмәне җилләтеп торырга киңәш ителә. Авыруның билгеләре күзәтелгәндә тиз арада вируска каршы дару эчүнең дә файдасы бар. Грипп вакытында мөстәкыйль дәваланырга ярамый, табиб чакыртырга кирәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: