Шәһри Казан

ГРИПП һәм ОРВИ белән авырмас өчен 5 гади КИҢӘШ

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) грипп белән авырмас өчен үз киңәшләрен бирде. 

  1. Иң беренче чиратта авырмас өчен алдан ук прививка ясатырга, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сирәк булырга кирәк. 
  2. Моннан тыш, Роспотребнадзор борын куышлыгын һәм кулларны сабын белән юарга киңәш итә. Бу эшне бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында йөреп кайтканнан соң башкарырга кирәк.
  3. Шулай ук бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә, бинадагы һаваны дымландырырга киңәш итәләр. Йорттагы тузаннарны да даими рәвештә югеш чүпрәк белән сөртеп тору мөһим.
  4. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, саф һавада йөрү, физик күнегүләр ясау, сигез сәгатьлек йокы да организмга вирусларга каршы торырга ярдәм итәчәк. 
  5. С витаминына бай булган җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Гөлҗимеш, сырганак, әфлисун, карлыган җимешләреннән ясалган чәй көзге салкын көндә җылытып кына калмый, грипп һәм ОРВИдан да саклый.

Реклама

Сәламәт булыгыз!


чыганак - РИА новости

фото - pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: