Шәһри Казан

Гриппның бер генә очрагы да теркәлмәгән

24 февральгә булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

Барлыгы республикада 17 764 яңа очрак теркәлгән, үсеш темпы 0,3%.  Пандемия башланганнан бирле, 14 233 кеше бу чирдән савыккан. Татарстанда бу эпидсезон барышында гриппның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

Татарстанда коронавируска каршы 72 263 кеше вакцина ясаткан, икенче дозаны 13 615 кеше алган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Реклама

Жаворонков сүзләренчә, хәзер эшләп килүче вакцинация пунктлары мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итәргә өлгерә. Шул көннәрдә генә 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә вакцинация пункты ачылачак.

Икенче дозаны 13 615 кеше алган. "Чыннан да, биредә вакцинация пункты каралган. Пункт үзе әзер, филиал эшли, әмма бу пункт рәсми исемлеккә керсен өчен бераз вакыт узарга тиеш ", - диде Жаворонков. "Мега" сәүдә үзәгендәге вакцинация пунктында көн саен 40-70 кеше прививка ясыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: