Шәһри Казан

Гыйнвар азагында грипп белән авыручылар артырга мөмкин

6-12 гыйнварда республикада 12 928 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән. Кайбер мәктәпләрдә аерым класслар карантинга ябылып алган.

Реклама

Һава торышының җылы торуы да вирусларга тизрәк таралырга ярдәм итә. Җылы көннәрдә халык кеше күп булган урыннарга ешрак йөри. Шуңа да табиблар гыйнвар азагында авыручылар саны артыр, дип фаразлыйлар. Казан хастаханәләре исә авыруларны кабул итәргә әзер. Авыру көчәйгән очракта пациентларны тәүлек буе кабул итү хастаханәләре дә булдырылган, лабораторияләр көчәйтелгән режимда эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: