Шәһри Казан

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасына килә алмавының сәбәбен әйткән

"Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Уфага китабы нигезендә куелган спектакль премьерасына килә алмый. Бу хакта "Татар-информ" "Башинформ" агентлыгына сылтама белән яза.

Реклама

Искәртеп үтик, Фәрит Бикчәнтәев укучысы булган Айрат Абушахманов куелышындагы спектакль премьерасы 24 - 25 ноябрь көннәрендә була.

"Кызганыч, килә алмыйм. Баштан премьера 17 ноябрьгә планлаштырылган иде һәм мин Уфадагы китап укучыларым белән бу көннәрдә очрашулар билгеләгән идем. Соңрак премьераны күчерделәр һәм, ноябрь ахырында бер айга Европага китү сәбәпле, Уфага килергә өлгерә алмыйм", - дип хәбәр иткән Гүзәл Яхина "Башинформ" агентлыгына.

Уфа интернет-порталы хәбәр итүенчә, "Зөләйха күзләрен ача" спектакле М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрының 98нче сезонында беренче премьера була.

Инсценировка авторы - Ярослава Пулинович.

Спектакльдә төп герой тормышы аша Россия язмышы, бөтен ил фаҗигасе ачып биреләчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: