Шәһри Казан

Хаҗ кылырга җыенучыларны кисәтәләр

Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

Реклама


"Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шул ук вакытта холера белән көрәш оешмасы эксперты Доминик Легрос Согуд Гарәбстанының вирус таралуга каршы "яхшы әзерләнүен" җиткерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера 330 мең кеше зарарланган, дип яза "Татар-информ". Быел хаҗ вакыты сентябрь башында башлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: