Шәһри Казан

Халык санын алырга җыеналар

Россия хөкүмәте, Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән ризалашып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрергә, ә 2018 елда исә кеше санын алуның беренчел тикшеренүен уздыру белән килешкән. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә 11 июньдә узган киңәшмәнең әлеге карары Министрлар кабинеты сайтында дөнья күргән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә, дип...

Реклама

Хөкүмәт Икътисади үсеш министрлыгына 21 августка кадәр, 2018 елда кеше санын алуның беренчел тикшеренүен үткәрүне күздә тотып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүне хөкүмәт карары проектына әзерләп кертүне йөкләгән.
Дәүләт федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов июнь ахырында, Бөтенроссия халык исәбен алу 50 млрд сумга төшәчәк, дип белдергән.

Суринов шулай ук Дәүләт федераль статистика хезмәтенең 2010 елда кулланылган халык исәбен алу кәгазенә җитди үзгәрешләр кертергә җыенмавын билгеләп үткән. Шулай да, аның сүзләренчә, миграцияне билгеләүне бәяләүче сораулар эшләнеп бетәргә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    61
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ